09.10.2013 ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты, ФКУ «Волго-Вятскоуправтодор», Казан шәһәренең ритуал хезмәтләре күрсәтү һәм күмү урыннарын карап тоту оешмалары буенча идарә вәкилләре катнашында Питрәч муниципаль районында җәмәгать зираты һәм машина кую өчен автостоянка урнаштыру сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә Федераль әһәмияткә ия булган М7 “Идел” автомобиль юлы буендагы Кощаково авылы территориясендә урынаштырылырга тиешле күмү комплексын планлаштыру документларын әзерләү һәм җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәрү белән бәйле сораулар каралды, тиешле тәкъдимнәр кертелде.