Ирина Васильева юбилеен билгеләп үтте

2024 елның 16 июле, сишәмбе

15 июльдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының финанс һәм дәүләт заказы бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Васильева Ирина Анатольевна юбилеен билгеләп үтте.

Ирина Анатольевна министрлыктагы эшенә 23 ел багышлады. Эшләү дәверендә ул үзен җаваплы белгеч итеп күрсәтә, үзенә йөкләнгән вазыйфаларны тиешле профессиональ дәрәҗәдә үти, йөкләмәләрне сыйфатлы һәм вакытында үтәүне тәэмин итә.

Юбилей уңаеннан һәм күпьеллык намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм Татарстанның социаль-икътисади үсешенә шәхси өлеше өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының аппарат киңәшмәсендә министр Азат Кадыйров Ирина Анатольевнага Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтен тапшырды.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы юбилей датасы уңаеннан котлауларга кушыла нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бетмәс-төкәнмәс энергия тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International