Татарстан Тверь өлкәсе делегатлары белән җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

17-18 июльдә Татарстан Республикасына тәҗрибә уртаклашу максатыннан Тверь өлкәсенең Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгы, Финанс министрлыгы һәм контроль функцияләрен тәэмин итү министрлыгы делегациясе килде.

Бүген делегациянең Татарстан Республикасы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгының җитәкче составы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды вәкилләре белән эшлекле очрашуы булды.

Түгәрәк өстәл кысаларында кунаклар Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлеге һәм тулаем алганда Татарстан Республикасында җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре белән идарә итү мәсьәләләре белән таныштылар.  Тверьдәге коллегалар республикада «Пространство белешмәләренең милли системасы», күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре һәм ятим балаларга торак урыннары бирү, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль мөлкәтен исәпкә алу һәм идарә итү буенча бердәм мәгълүмати система төзү кебек проектларны кызыксынып тыңладылар.

Кунаклар, үз чиратында, Тверь өлкәсендә Җир ресурслары белән идарә итү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Очрашудан соң делегатлар Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының тармак оешмалары – пространство мәгълүматлары фондында һәм дәүләт кадастр бәяләү үзәгендә булдылар.

Яклар очрашу нәтиҗәләрен уңышлы һәм үзара файдалы дип бәяләделәр һәм хезмәттәшлекне дәвам итү турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International