СПИД-үзәк белгече ВИЧ-инфекцияне профилактикалау турында сөйләде

2024 елның 19 июле, җомга

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» табиб-эпидемиологы Камилла Юзеева "Хезмәт коллективларында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау" темасына лекция уздырды.

Министрлык хезмәткәрләренә илдә эпидемиологик вәзгыять һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалау чаралары турында сөйләделәр.

Лекция ахырында теләге булган һәркем үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Шулай ук ВИЧка экспресс-тестлаштыру оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International