Уфада Идел буе федераль округы буенча җир-мөлкәт мәсьәләләренә һәм дәүләт кадастр бәясенең 25 еллыгына багышланган конференция узды. Чара норматив җайга салу, мәгълүмати үсеш һәм практик тәҗрибә уртаклашу өчен профессиональ бергәлек вәкилләрен, Җир һәм күчемсез милек өлкәсендә экспертларны һәм белгечләрне җыйды.
Татарстан Республикасыннан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов, "Дәүләт кадастр бәяләү үзәге" хезмәткәрләре - җитәкче урынбасары Рэнальд Сабирҗанов, кадастр бәяләү идарәсе башлыгы Вадим Журавлев һәм кадастр бәяләүне хокукый озата бару бүлеге башлыгы Нина Колпакова катнашты. Вадим Журавлев «Кадастр бәясен билгеләгәндә бәяләүнең автоматлаштырылган моделен (AVM) куллану» темасына доклад белән чыгыш ясады.
Конференция кысаларында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Екатерина Карутина һәм Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров катнашында пленар утырыш, Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектларының башкарма хакимият органнары ассоциациясенең милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге утырышы, дәүләт кадастр бәясе мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл, шулай ук Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.