Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында акционерларның еллык гомуми җыелышларын уздыруга якынча йомгаклар ясалды

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы акционерларның (катнашучыларның) устав капиталында Татарстан Республикасының катнашу өлеше булган хуҗалык җәмгыятьләре үткәргән еллык гомуми җыелышларына якынча йомгаклар ясады.

Акционерларның (катнашучыларның) еллык гомуми җыелышлары законнарда билгеләнгән срокларда устав капиталында Татарстан Республикасының катнашу өлеше булган 70тән артык хуҗалык җәмгыятендә уздырылды. Җыелышларда 2023 ел йомгаклары буенча җәмгыятьләрнең хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын раслау, җәмгыятьләрнең Директорлар советларының һәм ревизия комиссияләренең яңа составларын сайлау, 2023 ел йомгаклары буенча табышны бүлү һәм дивидендлар түләү мәсьәләләре каралды.

2024-2025 елларга Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тәкъдим иткән 100 дән артык Татарстан Республикасы мәнфәгатьләре вәкиле хуҗалык җәмгыятьләренең директорлар советына һәм ревизия комиссияләренә сайланды.

Татарстан Республикасы бюджетына акцияләрнең дәүләт пакетларына (өлешләренә) дивидендлар күчерү турында карар 15 хуҗалык җәмгыяте тарафыннан кабул ителде. Хәзерге вакытта бюджетка акча керүне тикшереп тору алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International