Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров «Татарстан Республикасы пространстволы планлаштыру институты» ДБУ директоры Олег Григорьев белән очрашты.
Бу очрашуның төп сәбәбе Казан һәм Яр Чаллыдагы күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү өчен шәһәр яны муниципаль районнарының өстәмә территорияләрен формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.