Татарстан Республикасында унитар предприятиеләрне реформалау эшләре 27.12.2019 № 485-ФЗ Федераль закон нигезендә дәвам итә.
Агымдагы елда реформалаштырылырга тиешле 84 унитар предприятиенең 18е юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан чыгарылган.
Министрлык предприятиеләрне реформалаштыру мәсьәләләре буенча муниципаль берәмлекләргә даими нигездә консультация, оештыру һәм методик ярдәм күрсәтә.