Объектның кадастр бәясе турында онлайн өземтәне Росреестрның рәсми сайтында шәхси кабинетта яки дәүләт хезмәтләре порталы аша бушлай алырга мөмкин.
Күчемсез милек объектының гомуми характеристикаларын, шул исәптән күчемсез милек объектының кадастр бәясен «Гавами кадастр картасы»сервисы ярдәмендә белергә мөмкин. Әлеге сервис җир кишәрлекләреннән дә, Капиталь төзелеш объектларыннан да кадастр бәясен белергә мөмкинлек бирә. Моның өчен картадагы теләсә кайсы объектны сайлап алу һәм аның турындагы мәгълүматлар белән танышу, яисә эзләү юлында объектның кадастр номерын күрсәтү дә җитә.
«Гавами Кадастр картасы» сервисыннан тыш, җир кишәрлекләренең, капиталь төзелеш объектларының (шул исәптән биналарның) кадастр бәясен "оnline режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат" сервисы ярдәмендә белергә мөмкин. Эзләү объектның адресы буенча да, шулай ук күчемсез милек объектының кадастр номеры буенча да алып барыла.
«Гавами Кадастр картасы» һәм «online режимында күчемсез милек объектлары буенча белешмә мәгълүмат» электрон сервислары ярдәмендә алынган мәгълүмат белешмә булып тора һәм юридик әһәмияткә ия документ рәвешендә кулланыла алмый. Кәгазь документ рәвешендәге белешмәләр МФЦга шәхсән мөрәҗәгать иткәндә бирелә.