Татарстан Республикасы зур икътисадый потенциалга һәм алга киткән кеше капиталына ия. Уңайлы географик урын, бай табигать ресурслары, югары квалификацияле хезмәт ресурслары, алга киткән транспорт инфраструктурасы Татарстанның конкурент өстенлекләре булып тора.
Республикада туризмны үстерүгә, шәһәр читендәге ял өчен инфраструктура булдыруга юнәлдерелгән инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелә.
Татарстан Республикасында туризмны үстерү өчен гомуми мәйданы 98,5 га булган 18 җир кишәрлеге ачыкланган, шуларның 15е Лаеш районында урнашкан, берсе Арча, Мамадыш, Алабуга районнарында, шул ук вакытта 2,5 га мәйданлы кишәрлек Алабуга районында «Алабуга шәһәрчеге» тарихи-археологик комплексы янында урнашкан.
Хәзерге вакытта ачыкланган 18 җир кишәрлегеннән «Кама диңгезе»туристлык җәлеп итү үзәге булган Лаеш районында урнашкан гомуми мәйданы 7,3 га булган 5 җир кишәрлеге туристлык әйләнешенә кертелгән. Барлык участоклар да аренда хокукында бирелгән.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) тарафыннан эшләтеп җибәрелгән «туризм өчен җир» проектын гамәлгә ашыру кысаларында туристлык потенциалы югары булган җир кишәрлекләренең урнашу урыннары турындагы мәгълүмат Росреестрның гавами кадастр картасында «туризм өчен җир» бүлегендә урнаштырыла (https://pkk.rohttp://pkk.rosreestr.ru/sreestr.ru/).
«Туризм өчен җир» проекты Россия икътисадының туристлык секторы үсешен стимуллаштырырга, яңа эш урыннары булдырырга һәм төбәккә инвестицияләр җәлеп итәргә тиеш.
Проектның төп идеясе туристлык инфраструктурасы объектларын төзү өчен җир кишәрлекләре һәм территорияләр эзләүдән гыйбарәт. Проектны гамәлгә ашыру өчен сулыклар, таулар, тыюлык зоналары һәм милли парклар тирәсендәге җир кишәрлекләре һәм территорияләр тәкъдим ителә.
Туризм өлкәсендә үз проектларын гамәлгә ашыруда катнашучы инвесторлар дәүләт ярдәменә исәп тота ала, шул исәптән грантлар һәм кредитлар буенча ташламалы процент ставкаларын да.