Татарстанда НСПД платформасын тулы һәм төгәл мәгълүматлар белән тулыландыру дәвам итә

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Пространство белешмәләренең милли системасын тулы һәм төгәл белешмәләр белән тулыландыруга юнәлдерелгән эшләр кысаларында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына бүгенге көнгә 2764 торак пункт чикләре турында белешмәләр кертелгән. Шулай ук элек расланган генераль планнарга үзгәрешләр кертү проектлары өстендә эш дәвам итә.

ТР пространство мәгълүматлары фонды проектларын әзерләү бүлеге белгечләре июль аенда Кукмара, Кәкре Елга, Монашево, Нурлат, Сокурово, Столбище, Чыпчык, Яковлево, Яңгул, Янурыс авыл җирлекләренең 10 генераль планын эшләп бетерделәр, шул исәптән расланган документларга үзгәрешләр керттеләр. Тагын 7 генераль план төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында яисә районда (Яңа Никольск, Кече Шилнә, Түбән Суыксу, Алешка-Саплык, Иске Шәйморза, Введенск Бистәсе, Әлдермеш) килештерү стадиясендә. Барлыгы Фондта 60 генераль план эшләнә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ЕГРН дагы мәгълүматларның тулылыгы һәм дөреслеге хакимият органнарына, бизнес вәкилләренә һәм гражданнарга җиргә һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алуны җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International