Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт милкен сату буенча торглар үткәрә

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

2024 елның 3 сентябренә Татарстан Республикасы, Түбән Кама муниципаль районы, Краснокадкино авыл җирлеге, Красная Кадка авылы, Кооператив тыкрыгы, 8 й. адресы буенча дәүләт милкен – җир кишәрлеге булган торак булмаган хастаханә бинасын (билгеләнеше буенча файдаланылмый торган) сату бәясе буенча ачык рәвештә тәкъдимнәр кертеп, бәясен күтәрүгә ачык аукцион билгеләнгән.

Башлангыч (минималь) бәя: 3 813 000 сум.

Аукцион адымы-76 000 сум.

Гаризалар 2024 елның 29 августына кадәр 17:00 сәгатьтә кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган https://torgi.gov.ru/new/public -21000002330000000278 номерлы хәбәр.

Аукцион электрон рәвештә «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы " АҖ электрон мәйданчыгында - http://sale.zakazrf.ru/. (хәбәрнамә № 21000002330000000278).

2024 елның 27 августына Татарстан Республикасы, Кама Тамагы муниципаль районы, Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогы, Ульяновск шоссесы, 18Б гаражы адресы буенча гомуми мәйданы 711,5 кв.м булган гараж – склад белән дәүләт милкен сату бәясе буенча ачык тәкъдимнәр кертеп, бәясен күтәрүгә ачык аукцион билгеләнгән.

Башлангыч (минималь) бәя: НДС белән 1 138 000 сум.

Аукцион адымы - 28 000 сум.

Гаризалар 2024 елның 23 августына кадәр 17:00 сәгатьтә кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат сайтта урнаштырылган https://torgi.gov.ru/new/public -21000002330000000277 номерлы хәбәр.

Аукцион электрон рәвештә «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы " АҖ электрон мәйданчыгында - http://sale.zakazrf.ru/. (хәбәрнамә № 21000002330000000277).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International