ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ветераннары Иннополиста булдылар

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

7 августта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының хезмәт ветераннарына Министрлык җитәкчелеге ярдәмендә Россиядә иң яшь һәм югары технологияле шәһәр Иннополис шәһәренә экскурсия оештырылды.

Ветераннарга шәһәрнең барлыкка килү тарихы, шәһәрнең Сингапур архитекторы Лиу Тай Кера проекты буенча төзелүе турында сөйләделәр. Иннополис университетында һәм студентлар кампусында булганда ветераннар атриумны (яктылык үтә күренмәле өслек белән әйләндереп алынган бина), китапханә зонасын, уку-лаборатория корпусын һәм студентлар яши торган типовой бүлмәне карадылар.

Ветераннар университетта дәресләрнең студентлар өчен инглиз телендә алып барылуын, укытучыларның күпчелеге «айти» өлкәсендә чит ил фәнни белгечләре булуын һәм студентларны бик катгый сайлап алуларын белделәр.

Иннополиска бару ветераннарда яхшы тәэсирләр калдырды. Алар, үз чиратында, министрлык җитәкчелегенә һәм ветераннар Советына игътибарлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International