Торак пунктларның чикләрен билгеләү буенча районнар белән уртак эш дәвам итә

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында районнарның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәрешләр кертү юлы белән торак пунктларның чикләрен билгеләү буенча чираттагы киңәшмә узды. Очрашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов та катнашты.

Киңәшмәгә шулай ук Актаныш, Әлки, Әлмәт, Биектау, Кайбыч, Кукмара, Минзәлә, Тукай, Мамадыш һәм Чирмешән районнары вәкилләре чакырылды.

Исегезгә төшерәбез, муниципаль районнарны территориаль планлаштыру документларын әзерләү эшләрен тизләтү максатларында районнарның СТПларына үзгәрешләр кертү юлы белән билгеләргә мөмкин булган торак пунктлар билгеләнгән иде. Әлеге муниципалитетларга ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан СТПга үзгәрешләр кертү проектын әзерләү мөмкинлеген белешергә, шулай ук эшләрне башкаруга комачаулый торган проблемаларны хәл итергә тәкъдим ителде: урман фонды җирләре, билгеләнгән чикләр белән кисешүләрне, газүткәргечләргә кадәр минималь ара зонасы булган торак пунктның проект чикләрен кисү һ. б.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча катнашучыларга торак пунктларның чикләрен вакытында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү  өчен ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының һәм ТР Пространство белешмәләре фондының адреслы йөкләмәләре белән беркетмә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International