ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров һәм министр урынбасары Рөстәм Шәмеев «Цифрлы эволюция» V Бөтенроссия форумында катнашалар.
8 августта Калугада «Профессионалитет» Федераль һөнәри белем бирү технопаркы базасында «Цифрлы эволюция» V Бөтенроссия форумы ачылды.
Быел масштаблы еллык вакыйга Россиянең төрле төбәкләреннән меңнән артык кешене берләштерде. Ике көн эчендә федераль һәм төбәк хакимият органнары җитәкчеләре, тармакның әйдәп баручы аналитиклары һәм экспертлары, бизнес һәм фәнни даирә вәкилләре «мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» яңа милли проекты, ясалма интеллект үсеше милли стратегиясе һәм тармак цифрлы платформаларын кертү механизмнары турында фикер алышачак.
Форум кысаларында тармак сессияләре эше планлаштырыла. Эш төркемнәрендә фикер алышуларның нәтиҗәләре форумның икенче көнендә Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев һәм Калуга өлкәсе губернаторы Владислав Шапша катнашында пленар утырышта тәкъдим ителәчәк.