2025 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 8 августындагы 317-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә, ул җир кишәрлеген урнаштыру схемасын әзерләүне җиңеләйтә.
Хәзер гражданнар җир кишәрлегенең урнашу схемасын мөстәкыйль әзерли яки кадастр инженерларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар. 2025 елның 1 гыйнварыннан кабул ителгән закон «Земля просто» цифрлы сервисы ярдәмендә җир кишәрлекләре барлыкка килү өчен кирәкле документларны электрон рәвештә әзерләргә мөмкинлек бирә.
Әлеге сервис ярдәмендә җир кишәрлегенең территориянең кадастр планында урнашу схемасын әзерләргә, шулай ук булган пространство белешмәләренең бөтен җыелмасыннан файдаланып кишәрлек төзергә мөмкин булачак. Бу схеманы әзерләүне гадиләштерәчәк, хезмәт күрсәтүләрне алу тизлеген арттырачак һәм җир кишәрлеге ясаганда хаталарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.