ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге эшнең төп юнәлешләре буенча районнар күрсәткечләре турында фикер алыштылар

2024 елның 12 августы, дүшәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Агерҗе, Азнакай һәм Аксубай районнары башлыклары һәм урынбасарлары белән видеоэлемтә буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә катнашучылар җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә 11 күрсәткеч буенча районнар рейтингын карадылар. Аерым алганда, керемнәр, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, МУП реформасы, 518 - ФЗ реализацияләү, территориядә хуҗасыз ГТС рәсмиләштерү, файдаланылмаган җир өлешләрен муниципаль милеккә рәсмиләштерү буенча планның үтәлеше турында фикер алыштылар. Моннан тыш, Җир һәм милекне арендалау буенча муниципаль бюджетларга бурычларны, файдаланылмый торган милек күләмен һәм дәүләттән торак алган ятим балаларның коммуналь хезмәтләр буенча бурычларын киметү чаралары турында фикер алыштылар.

Мондый киңәшмәләрне барлык муниципаль берәмлекләр белән дә уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International