Татарстанда яңа инвестицион проектлар тиздән кураторлар булдырылачак. Инвестпроектларга ярдәмне камилләштерү турындагы указга республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Указ республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру максатыннан имзаланды. Кураторның бурычлары инвестиция проектын гамәлгә ашыру планын эшләү, аның торышын мониторинглау һәм квартал саен инвестиция Советы Секретарена мәгълүмат җиткерү булачак. Куратор Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре, инвесторлар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итәчәк, инвестпроектны гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган бәхәсле ситуацияләрне хәл итәргә тиеш булачак.
Кураторларны ТР инвестсовет карары белән билгеләячәкләр. Аларны республика хакимият органнары яки проект гамәлгә ашырыла торган территориядәге муниципаль районнар башлыклары арасыннан билгеләячәкләр.
АИР шулай ук ел саен инвесторның эш итү алгоритмнарын (клиент юлларын) актуальләштерү йөкләнгән. Моннан тыш, агентлыкны инвесторлар һәм эшмәкәрләр белән кире элемтә механизмын формалаштырырга, инвестпроектларны гамәлгә ашыруның «Юл картасын» эшләү тәртибен билгеләргә мәҗбүр иттеләр.
Шулай ук бу указ белән Миңнеханов ТР Инвестицион советы составын үзгәртте. Анда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Азат Кадыйров һәм «Водоканал» МУП директоры Рөстәм Абдулхаковны керттеләр.
Исегезгә төшерәбез, җәй башында Миңнеханов 3 млрд сумлык 7 яңа инвестицион проектны хуплады. ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, барлыгы 200 яңа эш урыны булдырылачак.