Татарстанда кече һәм урта бизнес субъектларына, үзмәшгуль гражданнарны да кертеп, ташламалы шартларда аренда шартнамәләре буенча 314 дәүләт һәм муниципаль мөлкәт объекты тапшырылган.
Кече һәм урта эшкуарлык күчемсез милек объектларын авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү яки сату, халыкка коммуналь һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, социаль билгеләнештәге объектлар төзү һәм реконструкцияләү, азык-төлек һәм сәнәгать товарлары, дарулар һәм медицина әйберләре җитештерү өчен арендага ала.
Ташламалы тәртиптә беренче һәм икенче елларда аренда түләвенең 0% ы, өченче елда — 25% ы, дүртенче елда — 50% ы, бишенче һәм алтынчы елларда — 75% ы һәм алдагы елларда – милекне Арендалауның базар бәясен бәяләү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән аренда түләвенең 100% ы каралган.
МСП субъектлары һәм үзмәшгульләр агымдагы елда махсуслаштырылган сатуларда дәүләт һәм муниципаль милекнең 30 объектын арендага алганнар.
Бүгенге көндә республикада кече һәм урта бизнесны тәэмин итү өчен 907 буш объект исәпләнә.
Мөлкәти ярдәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.