Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов республиканың проект оешмалары катнашында шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
В режиме ВКС к совещанию подключились ответственные представители Министерства строительства, архитектуры и ЖКХ РТ, филиала ППК «Роскадастр» по РТ, Фонда пространственных данных РТ, Института пространственного планирования РТ, а также руководители исполкомов и архитекторы муниципальных районов.
ВКС режимында киңәшмәгә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, «Роскадастр» комплексының ТР буенча филиалы, ТР пространство мәгълүматлары фонды, ТР пространствоны Планлаштыру институты җаваплы вәкилләре, шулай ук муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм архитекторлары кушылды.
Катнашучылар территориаль планлаштыру документларын эшләүгә, ПЗЗ проектларын раслауга, шулай ук территориаль зоналар чикләрен Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына үз вакытында кертүгә кагылышлы төп мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алыштылар.
Районнар белән атналык киңәшмәләр ЕГРНны тулы һәм төгәл мәгълүматлар белән тулыландыруны тизләтү максатында үткәрелә. Әлеге бурыч «Пространство белешмәләренең милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында өстенлекле бурычларның берсе булып тора.