Азат Кадыров «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе барышында беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды

2024 елның 20 августы, сишәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров министрлык хезмәткәрләренең балаларына – булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар тапшырды.

Чара «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясе кысаларында узды.

Азат Кадыйров балалар белән аралашты һәм җәй көне аларның ничек ял итүләре, мәктәпкә барырга теләүләре белән кызыксынды.

"Сезнең кызыклы вакыт башланачак. Сезнең яңа дусларыгыз, яңа мавыгуларыгыз булачак. Тырышып укыгыз, күбрәк белем алыгыз, киләчәгегез якты булсын", - дип теләде балаларга министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International