26-27 августта Казанда Татарстан нефтегазохимия форумы кысаларында “Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары” ХIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Быел конференция барышында территорияләрнең тотрыклы үсеше өчен геодезия һәм геомәгълүмати системаларын куллану, заманча геодезия һәм картография җиһазларын куллану тәҗрибәсен өйрәнү сорауларын күтәрү, шулай ук кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә геодезия һәм геомәгълүмати технологияләр үсешенең мәсьәләләрен һәм перспективаларын ачыклау тәкъдим ителә.
Шулай ук конференцияне сылтама аша карап булачак: https://rutube.ru/video/f4b57083014ff1587e18b767d98dba5a/