Татарстанда гражданлык пилотсыз авиасистемаларны үстерү һәм куллану турында фикер алыштылар

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 2024 елда Татарстанда гражданлык пилотсыз авиация системаларын үстерү буенча беренчел чаралар юл картасы буенча фикер алышу булды.

Республика министрлыклары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчеләре – директорның беренче урынбасары Сергей Бахматов һәм пространство белешмәләре идарәсе җитәкчесе Петр Белов катнаштылар.

Катнашучылар юл картасына кертелгән чараларны гамәлгә ашыру барышын һәм срокларын карады, шул исәптән пилотсыз авиасистемаларны серияле җитештерү һәм сертификатлаштыру буенча проектлар, аларны кадрлар белән тәэмин итү һәм перспектив проектлар да телгә алынды. 2025-2035 елларга республикада пилотсы авиация системалары үсеше проектының структурасы да каралды. Әлеге проект пилотсыз авиасистемалар продуктлары җитештерү һәм куллану өстенлеге белән яңа сату юнәлешләрен формалаштыру өчен, шулай ук квалификацияле кадрлар белән яңа өлкәне тәэмин итү максатында тотрыксыз рәвештә белем бирү һәм кадрлар әзерләү өчен мөһим.

Әлеге программа авыл, торак-коммуналь һәм урман хуҗалыкларында, төзелеш,  IT, су хуҗалыгы, транспорт һәм логистика, нефть һәм газ сәнәгате, геология, геодезия һәм картография, энергетика, экология, сәүдә, медицина һәм сәламәтлек саклау, гадәттән тыш хәлләр һәм куркынычсызлык, элемтә, туризм, реклама һәм күңел ачу, белем бирү, спорт кебек өлкәләрдә кулланылыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International