Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында «Кичке уен» халык бәйрәмендә катнашты. Кайбыч районының данын еракларга тараткан “Кичке уен” фестиваленең үткәрелә башлавына быел ун ел булды.
Аның юбилей елындагысы аеруча киң колачлы булып узды. Фестивальдә Апас, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы, Кукмара, Чүпрәле, Арча, Әтнә районнары, Мари Эл һәм Чувашия республикаларыннан сәнгать коллективлары, кайбычлылар үзләре катнашты. Бу коллективлар Галия Кайбицкая музее яныннан урамнар буйлап кузгалып китте, аларга районыбызда яшәүче руслар, керәшеннәр, чувашлар кушылды. Төрле милләт вәкилләре әнә шулай җырлый-җырлый «Имәнлек» ял паркына килеп җиттеләр.
Азат Кадыйров җыелучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде һәм бәйрәмне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Татарстан актив үсүче регион гына түгел, ә мәдәни традицияләрне саклаучы һәм арттыручы регион да».
Яшьләр элек-электән кичке утырмаларга җыелганнар, анда уйнаганнар, җырлаганнар һәм биегәннәр. Традицион мәдәниятне саклау максатыннан Кайбыч районы территориясендә 2015 елдан бирле «Кичке уен» фестивале үткәрелә.
«Кичке уен» халык бәйрәме халык традицияләрен торгызуга һәм саклауга ярдәм итүгә, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга, фольклор коллективлары белән иҗади хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелгән.