Азат Кадыйров Кайбыч районының беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Яңа уку елы алдыннан Олы Кайбыч авылында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»дигән традицион хәйрия акциясе узды. Беренче сыйныф укучылары, күп балалы, аз керемле, тәрбиягә алган һәм опекун гаиләләрендәге балалар, мобилизацияләнгәннәрнең балалары «Имәнлек»паркына җыелды.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Иске Чечкаб һәм Колаңгы мәктәпләренең беренче сыйныф укучыларына букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.

Акциядә шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, "Газпром межригион газ Казан" генераль директоры Айдар Таһиров, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының халыкара мәгариф программалары һәм проектлар бүлеге башлыгы Булат Яруллин катнашты.

Шул ук көнне Олы Кайбычта Азат Кадыйров укытучыларның август конференциясендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International