1999 елның 25 августында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан «җирләрне дәүләт кадастр бәяләве турында» 945 номерлы карар кабул ителде, ул Россия территориясендә салым салу максатларында җирләрнең барлык категорияләрен дәүләт кадастр бәяләве буенча эшләр башкаруга һәм дәүләт кадастр бәяләве системасын торгызуга башлангыч бирде.
Татарстан Республикасы территориясендә җирләрне кадастр бәяләү буенча эшләр 2001 елдан алып барыла башлады, ә җир өчен кадастр бәясе нигезендә салым 2006 елдан гына исәпләнә.
2000 елларның беренче унъеллыгы ахырыннан кадастр бәяләвен үткәрү «Бәяләү эшчәнлеге турында» 135-ФЗ нормалары белән җайга салынды, ә 2016 елда «дәүләт кадастр бәяләве турында» 237-ФЗ кабул ителде: бу кадастр бәясен билгеләү процедураларын камилләштерү өчен эшләнде. Яңа закон, башка нәрсәләр белән бергә, алынган нәтиҗә өчен бәяләү эшләрен башкаручының җаваплылыгын көчәйтте.
2017 елга кадәр дәүләт кадастр бәясе профессиональ оешмалар белән контрактлар төзүче вәкаләтле органнар тарафыннан, ә аннан соң илнең һәр субъектында төзелгән бюджет учреждениеләре тарафыннан үткәрелде.
Татарстан Республикасы территориясендә кадастр бәясен билгеләү вәкаләтләре «Дәүләт кадастр бәяләү үзәге» бирелде.
Учреждение тарафыннан республика территориясендә урнашкан барлык күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү буенча эшләр башкарылган, шулардан: барлык категориядәге җирләр - 1,7 млн.объект, капиталь төзелеш объектлары – 2,7 млн. объект.
Бәяләү нәтиҗәләре территорияләрнең социаль-икътисадый үсешенә йогынты ясый, Муниципаль берәмлекләр тарафыннан бюджетлар формалаштырганда нигез булып тора, салым, аренда һәм башка түләүләрне исәпләү өчен файдаланыла.
Хезмәттәшләребезне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!