«Газпром трансгаз Казан» генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Руслан Фәтхлисламов Министрлык хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм Татарстанны газ белән тәэмин итү объектларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлешләре өчен предприятиенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Руслан Фәтхлисламов министрлык хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде һәм уртак мәсьәләләрне хәл итүдә аларның югары профессиональлекләрен билгеләп үтте.
Предприятиенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Эльвира Һадиева, Анастасия Шәйхетдинова, Алена Аргучинская, Анатолий Демидов, Аделя Вахидова.