ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт мөлкәтен исәптән чыгару комиссиясе утырышы булды

2024 елның 28 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт мөлкәтен исәптән чыгару буенча Даими эшләүче комиссиянең чираттагы утырышы уздырылды.

Утырышта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм башка ведомстволар карамагындагы дәүләт учреждениеләренә беркетелгән автотранспорт чараларын исәптән чыгару турында 79 гариза каралды.

Комиссия эшчәнлеге кысаларында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре исәптән чыгарылган транспорт чараларын карарга чыктылар. Комиссия эше йомгаклары буенча 67 транспорт чарасын исәптән чыгаруга рөхсәт бирелде, 12 автомобильне электрон сату юлы белән сатарга тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез, дәүләт мөлкәтен исәптән чыгару Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 22.06.2022 № 389-пр боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы милкендәге мөлкәтне исәптән чыгару тәртибе турындагы Нигезләмә нигезендә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International