Фондта республиканың торак пунктларына ортофотопланнар һәм стереомодельләр булдыру мөмкинлеге каралды

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында югары төгәллекле фотограмметриядә махсуслашкан Урал-Себер геомәгълүмати компаниясе (УСГИК) вәкилләре белән очрашу узды.

УСГИК җитәкчеләре өч үлчәмле пространство белешмәләрен булдыру, куллану һәм яңарту өчен кулланыла торган аппарат-программалы технологик комплекс (АПТК) белән таныштырды. Аның нигезендә пилотсыз очу аппаратлары белән төгәл аэрофотосъемка ярдәмендә эшләнгән территориянең 3D-стереомоделе тора. Әлеге комплекс федераль һәм төбәк хакимият органнары тарафыннан актив кулланыла, шул исәптән җир кулланышында хаталар эзләү һәм комплекслы кадастр эшләрен башкаруда.

Очрашу ахырында катнашучылар Татарстан Республикасы торак пунктларына 1:500 и 1:2 000 масштабтагы ортофотопланнар һәм стеремодельләр булдыру өлешендә хезмәттәшлек итү мөмкинлеген сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International