Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында хезмәткәрләрне аттестацияләүгә йомгак ясадылар

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров рәислегендә сигез дәүләт граждан хезмәткәрен дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Комиссия хезмәткәрләрнең югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте, барлык имтихан бирүчеләр дә норматив документларны һәм вазыйфаи регламентларны белүләрен күрсәттеләр.

Аттестация комиссиясенең бертавыштан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча барлык аттестацияләнүче хезмәткәрләр биләгән вазыйфаларына туры килә һәм Министрлыкның кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International