Бүген җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Кайбыч районының Кече Мәми һәм Олы Кайбыч авылларында тантаналы линейкада катнашты.
Кече Мәми мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланганнан соң мәктәп линейкасы һәм мәктәпкә Россия Герое Владимир Козин исемен бирү тантанасы узды. Чарада геройның туганнары катнашты.
Биредә үк Россия Герое Владимир Козин һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булган авылдаш Николай Токсаров хөрмәтенә мемориаль такта куелды.
Узган ел Кече Мәми мәктәбендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган мәктәпнең элеккеге укучысы Николай Козинга мемориаль такта куелган иде.
Министр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм шәхсән үзе исеменнән укучыларны, ата-аналарны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады. Азат Кадыйров тырышып укуларын теләде һәм балаларга белем бирү һәм тәрбия бирү буенча армый-талмый эшләүче укытучыларга рәхмәтен белдерде.