Министр урынбасары Рөстәм Шәмеев Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студентларын уку елы башлану белән котлады.
Студентлар алдында ясаган чыгышында Рөстәм Шәмеев уку йортының ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән даими хезмәттәшлектә торуын билгеләп үтте. Университетта инде 10 елдан артык «җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре» белгечлеге буенча укыту үткәрелә. Министрлыкта бүген университетны тәмамлаган 8 кеше уңышлы эшли, ә 2021 ел башыннан 100 студент практика узган. Чыгарылыш имтихан комиссиясенә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле керә.
Рөстәм Шәмеев студентларга уңышлы укуларын, укытучылар составына уңышлы эш һәм сабырлык теләде.