Россиядә МСП өчен автотуризмны үстерү программасы эшләтеп җибәрелде

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

МСП Корпорациясе, Икътисади үсеш министрлыгы һәм төбәкләр белән берлектә, РФ Президенты йөкләмәсе буенча, туристлык автомаршрутлары буйлап бизнес ачарга омтылучы эшмәкәрләргә ярдәм итүнең махсус программасын эшләтеп җибәрде. Бу хакта корпорация матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кече һәм урта бизнес хуҗалары МСП.РФ цифрлы платформасында тиешле инфраструктура булдыру ихтыяҗларын өйрәнә һәм шунда ук инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга гариза бирә ала.

Күпфункцияле зоналар, кунакханәләр, глемпинглар, кибетләр һәм җәмәгать туклануы оешмалары кебек инфраструктура объектларын булдыру кирәклеге туристлык маршрутлары уза торган төбәкләр тарафыннан билгеләнде.

РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников Көнчыгыш икътисадый форумында ассызыклаганча, туризмны үстерү сыйфатлы инфраструктурадан башка мөмкин түгел, ул актуаль һәм кирәкле локацияләрдә урнашырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International