Әлки районы Сиктермә-Хузангай авылы территориясендә аэрофотосъемка эшләре башкарыла

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Атна дәвамында ТР Пространство белешмәләре фондының геодезия һәм картография идарәсе белгечләре Әлки районында урнашкан Сиктермә-Хузангай авылы территориясендә инженер-геодезия эзләнүләрен башкарды.

Җирлекне төшерү барышында торак пунктның территориаль планлаштыру документларын әзерләү өчен кирәкле актуаль топограф-геодезия материаллары алынды.

Шулай ук белгечләр тарафыннан 1:500 масштаблы ортофотопланнар ясау өчен аэрофотосъемка башкарылды. Барлык алынган материалар һәм белешмәләр, алга таба кызыксынган физик һәм юридик затларга тапшыру өчен, фондка кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International