Татарстанда дәүләт хезмәтләре Порталы аша җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре линиясе буенча 600дән артык мөрәҗәгать бирелгән

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бердәм дәүләт хезмәтләре порталыннан һәм (яисә) Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланганда дәүләт хезмәтләрен алу җиңел һәм гади. Электрон гаризаны тәүлекнең нинди вакытына, бәйрәм һәм ял көннәренә карамастан теләсә кайсы вакытта бирергә мөмкин.

Портал мөмкинлекләреннән өйдән чыкмыйча гына физик һәм юридик затлар файдалана ала. Дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон гариза җибәрү һәм гаризаның үтәлешен күзәтеп тору да җитә.

Бүгенге көндә җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре линиясе буенча барлык 25 дәүләт хезмәтен дә электрон рәвештә алырга мөмкин.

2024 елның сигез аенда Министрлыкка дәүләт хезмәтләре порталлары аша 653 гариза бирелгән.

Дәүләт хезмәтләре исемлеге сылтама буенча урнаштырылган: https://mzio.tatarstan.ru/gosudarstvennie-uslugi-ministerstva.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International