ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы җиңел атлетика буенча ярышларда катнашты

2024 елның 14 сентябре, шимбә

Бүген Үзәк стадионда җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы этабы узды.

Катнашучыларга 4 по 100 метрлы эстафетаны йөгереп үтәргә кирәк иде.

Команда составына ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Линар Әлмөхәммәтов, Илгизәр Сәлимҗанов, Кристина Груздева һәм Лениза Әлимбекова керде.

Ярышларда Татарстан Республикасы Рәисе администрациясеннән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратыннан, республика министрлыкларыннан һәм федераль ведомстволарның Татарстан Республикасы буенча территориаль идарәләреннән 20 команда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International