Республикада ЕГРНга торак пунктлар чикләре һәм территориаль зоналарга бүлү турында белешмәләр кертү буенча чаралар дәвам итә.
2024 елның сентябрь башыннан Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасының 154 территориаль зонасы чикләре кертелде. Реестрга кертелгән терзоннарның гомуми саны 10 804 тәшкил иткән.
ЕГРНга 3119 торак пунктның 2773е (гомуми санның 88,9% ы) чикләре турында белешмәләр кертелгән.
ЕГРНны кирәкле мәгълүматлар белән тулыландыру пространство мәгълүматлары милли системасының иң мөһим блокларының берсе булып тора. Бүгенге көндә бу система юридик яктан әһәмиятле пространство мәгълүматларының бердәм чыганагы булып тора, ул идарә карарлары кабул итү һәм кешеләр, бизнес, базарның профессиональ катнашучылары өчен клиент үзәкле сервислар күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итә.