Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында расланган эш планы һәм иҗтимагый совет әгъзаларының элек әйтелгән тәкъдимнәре буенча мәсьәләләр каралды.
Дәүләт граждан хезмәте өлкәсендәге конкурс һәм аттестация комиссияләренең эшчәнлеге турында Министрлыкның кадрлар бүлеге башлыгы Ринат Газизов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, быел министрлык тарафыннан вакантлы вазыйфаларга 16 конкурс игълан ителгән. Әлеге конкурслар йомгаклары буенча 5 хезмәткәр вазыйфага билгеләнде, ә ике кеше Татарстан Республикасының кадрлар резервына кертелде. Министрлыкта Министрлыкның 12 дәүләт граждан хезмәткәрен аттестацияләү буенча аттестация комиссиясенең ике утырышы уздырылды, аларның нәтиҗәләре буенча дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын вазыйфаи үсеш тәртибендә биләү өчен Министрлыкның кадрлар резервына кертелде.
Иҗтимагый совет әгъзасы, ТР Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре һәм иҗтимагый контроль комиссиясе рәисе урынбасары Артур Мостаев Министрлыкның җирдән файдалану һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшчәнлегендә катнашу тәҗрибәсен уңай бәяләде.
Министрлыкның контроль бүлеге башлыгы Гөлнур Румянцева хәбәр иткәнчә, 2024 елның беренче яртыеллыгында гражданнардан 912 мөрәҗәгать кергән. Сорауларның күбесе ИЖС өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү, ятим балаларга торак урыннары бирү, арендалау, күчемсез милек объектларының кадастр бәясенә кагылды. Кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә билгеләнгән срокларда каралды.
«Татарстан Республикасы күпбалалы гаиләләр» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов Кукмара районында күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирүнең уңай мисалын китерде, биредә бирелгән кишәрлекләрнең 60% тан артыгы күпбалалы гаиләләр тарафыннан үзләштерелгән. Аның тәкъдиме буенча, Иҗтимагый советның чираттагы утырышында Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирүгә җентекле анализ тыңланачак.
Иҗтимагый совет рәисе Фәрит Мусин хәбәр иткәнчә, хатын-кызларның социаль-сәяси активлыгын арттыру һәм яшьләрне социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү мөмкинлекләрен тудыру максатында Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән башкарма хакимият органнарының иҗтимагый советларында аларның вәкиллеген арттыру тәкъдим ителгән.