Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды кадрлар әзерләү буенча КФУ белән хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

2024 елның 20 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фондында Казан (Идел буе) федераль университетының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы җитәкчесе, доцент Владимир Безменов белән очрашу узды.

Исегезгә төшерәбез, Фонд һәм КФУ арасында 2022 елда хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Килешү җир төзелеше һәм кадастр, картография һәм геоинформатика, геодезия һәм дистантлы зондлау кебек юнәлешләр буенча югары белем бирүнең төп укыту программалары һәм өстәмә һөнәри укыту программалары буенча кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән.

Очрашу кысаларында катнашучылар КФУ студентларын җитештерү практикасына җәлеп итү һәм аннан соң эшкә урнаштыру буенча алга таба хезмәттәшлек итү сораулары турында килеште.

Шуны да ассызыкларга кирәк, Фондта практика узу процессы идарә һәм җитештерү бүлекләре җитәкчеләре тарафыннан уйланылып планлаштырылган. Бу исә студентларның потенциалын аңлап, реаль биремнәр биреп, аларны тулысынча эш процессына кертү мөмкинлеге бирә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International