Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Кайбыч районының Мәдәният көнендә булдылар

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узган Кайбыч районының Мәдәният көнендә булдылар. Чара «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында узды.

Концерт залы каршысында кунакларны район территориясендә яшәүче дүрт милләт вәкилләре — татарлар, руслар, чуашлар һәм керәшеннәр каршы алды.

«Сәйдәш» үзәге фойесында халык һөнәрләре һәм җирле җитештерүчеләр продукциясе күргәзмә-сату узды. Балалар һәм өлкәннәр өчен декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар оештырылды.

Кунакларны шулай ук районның күренекле кешеләре, нәсел шәҗәрәләре һәм иҗат гаиләләре турындагы күргәзмә белән таныштылар.

Чара «Бер тамырдан без, бер язмыш» бәйрәм концерты белән дәвам итте, анда районның үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International