Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров Лаеш һәм Зеленодольск районнарында күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, ТР киңлекләрне планлаштыру институты вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары җитәкчеләре катнашты.

Элегрәк күчмә чаралар уздырылган, Лаеш һәм Зеленодольск районнары торак пунктларындагы буш җир кишәрлекләрен карап чыкканнар. Киңәшмәдә катнашучылар Казан шәһәренең, Лаеш һәм Яшел Үзән районнарының күп балалы гаиләләрен формалаштыру һәм аларга бирү өчен кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителгән ачыкланган массивларны һәм кишәрлекләрне җентекләп анализладылар.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2024 елның 14 июнендәге 40-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән шәһәр округларында даими яшәүче күпбалалы гаиләләргә Татарстан Республикасының башка муниципаль берәмлекләре чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеге каралган. Әйтик, күп балалы гаиләләр өчен Казанга биш муниципаль район чикләрендә, Ә Чаллы шәһәре өчен Тукай районы чикләрендә җир кишәрлекләре бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International