Унитар предприятиеләрне үзгәртеп коруның план-графикларына төзәтмәләр кертелде

2024 елның 27 сентябре, җомга

Татарстан Республикасында унитар предприятиеләрне реформалау кысаларында унитар предприятиеләрне үзгәртеп коруның план-графикларына төзәтмәләр кертелде.

Чараларны төзәтү һәм үтәүне исәпкә алып, бүгенге көнгә республиканың конкурент базарында эшчәнлек алып баручы 52 унитар предприятие реформалаштырылырга тиеш, һәм биш муниципаль унитар предприятие банкротлык аркасында үз эшчәнлеген туктатачак. Калган унитар предприятиеләр үз эшчәнлекләрен гамәлдәге оештыру-хокукый формада алып барачаклар.

Татарстан Республикасы территориясендә барлыгы 91 унитар предприятие теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International