Олы Кайбыч мәдәният йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган концерт булды. Чарага республика конкурс-фестивале җиңүчеләре, район җирлекләренең өлкәннәре, шулай ук Федоровское авылының өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты чакырылган иде.
Бәйрәм концертында өлкән буын кешеләренә котлау сүзләре белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева мөрәҗәгать итте.
Чара кысаларында «Безнең төбәк осталары» республика конкурс-фестиваленә йомгак ясалды. Сәхнәдә Азнакай, Актаныш, Югары Ослан, Җәлил, Алабуга, Кайбыч, Нурлат, Тукай, Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларының өч номинациясендә җиңүчеләрне котладылар. Азат Кадыйров «Кулинария осталыгы» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.
Моннан тыш, кунаклар өчен мәдәният йорты фойесында район пенсионерлары һәм осталарының декоратив-гамәли иҗаты күргәзмәсе оештырылды.