26 сентябрьдә ТР Дәүләт милке реестры бүлеге җитәкчесе Эльвира Талыпова һәм 30 сентябрьдә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет һәм ветераннар Советы рәисе Фәрит Мусин юбилейларын билгеләп үттеләр.
Эльвира Аликовна министрлыктагы эшенә 14 ел багышлады. Эшләү дәверендә ул үзен җаваплы, башкаручан, хезмәт сөючән һәм инициативалы белгеч итеп күрсәтә.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне файдалануның нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше өчен Эльвира Талыповага Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте тапшырылды.
Фәрит Шаһит улы 2018 елга кадәр Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазыйфасын биләгән. Озак еллар намуслы хезмәте, дәүләт милкенә нәтиҗәле идарә итү бурычларын хәл итүгә керткән зур өлеше өчен аңа Министрлыкның Мактау грамотасы тапшырылды.
Коллегаларыбызны бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.