2024 елның өч кварталы йомгаклары буенча күп балалы гражданнардан җир кишәрлекләре алуга гаризалар буенча исемлеккә 72 216 гариза бирүче кертү турында Карар кабул ителгән, шул исәптән Казан шәһәре буенча – 18 125, Яр Чаллы шәһәре буенча – 9 429 гариза бирүче.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә барлыгы 48 921 җир кишәрлеге өлешле милеккә бирелгән.
2024 елның сентябрендә республикада күп балалы гаиләләргә 353 җир кишәрлеге бирелде.