Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына тагын 343 торак пункт чиген кертәсе калды

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

2024 елның 15 октябренә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кергән территориаль зона чикләре өлеше - 86%, торак пункт чикләре өлеше - 89 % тәшкил итте.

Барлыгы Татарстан Республикасы территориясендә 3 119 торак пункт урнашкан. Хәзерге вакытта ЕГРНга 2 776 торак пункт чиге турында белешмә кертелгән. Алар арасында- 8 октябрьдә кертелгән Балык Бистәсе чиге. 100% күрсәткечкә чыгу өчен реестрга тагын 343 чик кертәсе бар.

Исәпкә алынган территориаль зоналар саны 10 925 тәшкил итте (12 701 - гомуми сан). 185 проект төрле проектлы оешмалар тарафыннан җитештерелә, тагын 374 проект - эштә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International