Бердәм килештерү кабинеты "бер тәрәзә" форматында эшлиячәк

2024 елның 18 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр" платформасының инженер инфраструктура челтәрләренә технологик кушылу буенча Бердәм килештерү кабинеты катнашучыларының чираттагы очрашуы узды.

Республиканың премьер-министры - икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов, ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге, шулай ук сәнәгать, транспорт, цифрлаштыру өлкәләре өчен җаваплы министрлыклар, ведомстволар, ресурс белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре катнашты.

Катнашучылар Бердәм килештерү кабинеты кысаларында хезмәттәшлек турында килешүләрне имзалау сораулары хәл итте, шулай ук Милли инвестиция климаты торышы рейтингы күрсәткечләрен яхшырту мәсьәләләре буенча эшне оештыру карады.

Исегезгә төшерәбез,  инженер инфраструктура челтәрләренә технологик кушылу буенча Бердәмү килештерү кабинеты регламент срокларын билгеләү һәм "бер тәрәзә" форматында документларны параллель рәвештә карау мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International