“ТР бәяләүчеләр союзы” коммерцияле булмаган партнерлык хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.09.2013 № 1744-р карары белән “бәяләү эшчәнлеген камилләштерү” (“Юл картасы”) чаралар планы расланды.
“Юл картасы” халыкара бәяләү стандартларын исәпкә алып федераль бәяләү стандартларына, бәяләү объектлары характеристикалары турындагы мәгълүматлар яткан мәгълүматлар базасы үсешенә үзгәрешләр кертүне һәм эшкәртүне, бәяләүгә заказ бирүчеләрнең, бәяләүчеләрнең һәм экспертларның җаваплылык тәртибенә төгәллек кертү, бәяләүчеләрнең квалификация таләпләрен күтәрү, дәүләт кадастр бәясен үткәрү һәм дәгъвалау тәртибе, бәяләү эшчәнлеген көйләүче дәүләт булмаган һәм дәүләт органнары вәкаләтләренә төгәллек кертү һәм башка яңарышларны күздә тота. Шулай итеп, “Юл картасы” максатлары тулысынча “ТР бәяләүчеләр союзы” коммерцияле булмаган партнерлык максатлары һәм бурычларына туры килә.
Моннан тыш, Партнерлык мәгълүматлары буенча, Росреестрның 16.10.2013 № Р/134 карары нигезендә Казан Идел Буе федераль университеты Татарстанда беренчеләрдән булып бәяләүчеләрнең бердәм квалификация имтиханнарын үткәрү өчен аккредитацияләнде. Бу имтиханнар барлык бәяләүчеләр өчен бу елның 1 сентябреннән бирле мәҗбүри санала һәм беренче имтиханнар 2013 елның ноябрь-декабрь айларында үткәреләчәк.
Тулырак мәгълүмат Партнерлыкның рәсми сайтында урнаштырылган.