ТР Юстиция министрлыгында каталог алып баруның норматив хокукый документларын булдыру мәсьәләсе буенча эшлекле очрашу үтте

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчеләре ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов белән очрашып, татар телендә һәм республика территориясендә күпләп яшәгән Россия халыклары телендә географик объектлар атамалары каталогын алып бару мәсьәләсен карадылар.

Очрашу  барышында катнашучылар районнарның җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итеп, татар, мари, удмурт, чуваш һәм мордва телләрендә ТР географик объектлары атамаларын җыю тәҗрибәсе турында сөйләде. Хәзерге  вакытта алынган белешмәләрнең чыганакларын, яңартылу ешлыгын, статусын күрсәтеп, каталогны алып бару турында норматив хокукый акт эшләп чыгару таләп ителә.

Министры урынбасары, үз чиратында, андый каталогларны алып баручы башка төбәкләрнең тәҗрибәсен дә өйрәнергә киңәш итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International