Татарстанда МСП субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар 48 ирекле мөлкәт объектын арендага алырга мөмкин

2024 елның 25 октябре, җомга

Республикада кече һәм урта бизнеска, шулай ук үзмәшгуль гражданнарга бирү өчен 48 буш объект исәпләнә, шуларның 13е җир кишәрлекләре белән, 6сы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеге.

Җир кишәрлекләре белән 13 бина Татарстанның муниципаль районнарында, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 6 җир кишәрлеге – Менделеевск районында, гаражлар – Азнакай, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында урнашкан.

Мөлкәт ярдәме турында мәгълүматны, шул исәптән аренда түләвенең ташламалы ставкалары буенча, эшмәкәрләр һәм үзмәшгуль гражданнар Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының рәсми сайтында ала алалар, анда исемлек урнаштырылган (https://mzio.tatarstan.ru/perechen-obektov-gosudarstvennogo-imushchestva.htm)

Шундый ук мәгълүмат Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары администрацияләренең рәсми сайтларында бастырып чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International